«Могҗиза тулы урман»: урман буйлап экологик сәяхәт (6+)

14 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Могҗиза тулы урман» исеме астында урман буйлап экологик сәяхәткә чакырды.

экскурс в лес
10ф. Участники экологической прогулки (1)
10ф. Книжная выставка

Урманнарны яшел океан дип атау тиккә генә түгелдер. Урманга уңышлы сәяхәт итү өчен яхшы һава торышы кирәк һәм шунлыктан балалар китапханәче белән бергә сәяхәтне табигать күренешләре һәм һава торышы турында табышмаклардан башлады, шулай ук һава торышын фаразлаучы бөҗәкләр турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белән танышты. 
Урманга килеп кергәч, укучылар бик күп кош тавышларын ишетте һәм кайсы нинди кошныкы икәнен танырга тырышты, агач яфракларында кем шәүләсе күрүләрен әйттеләр. Ә хайваннарсыз нинди урман инде ул? Балалар «Мин нинди җәнлек?» бәйгесендә бар хайваннарны таныды, ә урманда яшәүчеләр – бүре, күке һәм башкаларның «Шикаятьләр китабын» укып, урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. 
Шуннан соң мәктәп укучылары урман аланына килеп чыкты, анда чәчәкләр һәм бөҗәкләр турында табышмакларны чиштеләр. Әлбәттә, агачлар турында сөйләшү булды. Балалар «Бу кемнең яфраклары?» дигән «биологик» экспертиза үткәрде, «Агач әйлән-бәйләне» уенында катнашты.
Әлеге чара тагын бер кат укучыларга, кошлар сайравын тыңлый, хайваннарны күрер һәм урманнар матурлыгына соклана алыр өчен, табигатебезне сакларга кирәклеген күрсәтте.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: